Бүген 5 нче номерлы балалар бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган "Муса Җәлил – безнең күңелләрдә"дип исемләнгән чара узды.
Аның максаты шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән балаларны таныштыру, туган ил өчен милли горурлык хисе тәрбияләү иде.
Әлеге чарада мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты. Бәйрәмдә шагыйрьнең биографиясе, аның батырлыгы, авыр тормыш еллары турында сөйләнде.
Бәйрәмдә рус һәм татар телләрендә "Чулочки", "Кызыл ромашка", "Бала йокысы", "Батыр егет", "подъезддагы очрак", "Заяц в сугробе", "Мой пес", "Маэмай"шигырьләре яңгырады.