Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннур Газизовка 95 яшь тулды

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

Кәүҗияк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннур Миргалим улы күренекле шәхесләр белән бер көнне туган.

   Бөек көрәшче Муса Җәлил, мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров янәшәсендә аның да батырлыгы хөрмәткә лаек. Ул Җиңү язын Мәскәүдә каршылаган – почетлы каравылда торуга лаек булган шәхес. Тыныч тормышта да 14 тапкыр Кызыл Мәйданда булган ул.
   Олуг юбилее уңаеннан, Зиннур абый бүген матур теләкләр кабул итте. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, истәлек бүләкләре тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе башкаручы секретаре Айназ Сафина, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Фиргат Хөснетдинов, авыл ветераннар советы рәисе Фәүзимә Шакирова, яшьармиячеләр, балалары, якыннары да юбилярга кадер-хөрмәт, сихәт гомер теләделәр.
Ветеран бүгенге көндә улы Әнәс, килене Ләйсән тәрбиясендә яши. Кызлары, кияү-оныклары, оныкчыклары да еш кайтып, аның хәлен белешеп торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International