15 февральдә мәктәптә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 33 еллыгына багышланган митинг оештырылды. Митингта мәктәп директоры А. И. Ильдаров, бистә башлыгы Р. Ә. Кәримов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Г. Я. Идрисова чыгыш ясады. Бу митингның безнең белем учагында узуы - мәктәбебез укучылары булган Р. Миннекәев һәм С. Притуланың якты истәлеген мәңгеләштерү дә, укучыларга патриотик тәрбия бирү дә, үткәннән сабак алырга чакыру да.