Шагыйрь туган көндә

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

Каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көне уңаеннан, мәктәбебездә “Гомерем минем моңлы бер җыр” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә уздырылды.  Әлеге чара балаларда бөек шагыйребез белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь  буынны мәгълүматлы итү, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырылды. Җәлил иҗат иткән шигырьләрне, аның сүзләренә язылган җырларны укучылар яратып тыңлады.
Шигырь укучылар конкурсының мәктәп турында җиңгән укучыларыбыз музейда бүләкләү тантанасында катнаштылар.
7 нче сыйныф укучылары белән Муса Җәлил һәйкәле янында митингта булдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International