15 нче февраль көнне Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан "Муса Җәлил-безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәдә балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Бәйрәм кичәсе барыбызга да бик ошады.