Яшь армиячеләр сафына алдык

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

Әфган сугышы  каһарманнарын искә алу көнендә традиция  буенча без Яшь армиячеләр хәрәкәте сафына яңа укучыларны кабул итәбез. "Хатирәләр мәңге йөрәктә" дигән исем астында узган әдәби-музыкаль чарада 8 а сыйныфы укучылары тау-таш арасында узган бу сугыш турында шигырьләр укыдылар, Фролов Александр, Мухитов Айгиз (11 а) башкаруында җырлар яңгырады. Чечен сугышы ветераны, мәктәбебезне тәмамлаган, Чечен сугышы ветераны Руслан Хафизов котлавы укучыларның күңелләренә керми калмагандыр. Бүген теләкләр, сүзләр күп булды, тик иң мөһиме бер: ил-көннәр тыныч булсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International