«Язмыштан без җиңел юл өмет итмәдек» -патриотик дәрес

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

          1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. Әлеге датаны юкка гына Интернационалист сугышчыларын искә алу көне итеп сайламаганнар. Сарман үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә бүген МБББҮ «Сарман гимназиясе»нең  Ханова Нурания Вәзир кызы җитәкчелегендәге 5 «А» сыйныфында “Язмыштан без җиңел юл өмет итмәдек”исемле патриотик дәрес үткәрде.

          Укучылар Әфган сугышы турында бик күп мәгълүмат алдылар, батырлык, туган җиргә тугрылык турында белделәр, Ватанны саклау — ир-егетнең изге бурычы икәненә төшенделәр.          Шулай ук “ Батырлык – рухи матурлык” исемлегендәге, районыбыздан сугышка китеп,кире әйләнеп кайта алмаган, батыр булып яуда ятып калган 7 героебыз белән таныштылар. Аларга “Место подвига –Афганистан”исемле китапта тупланган, безнең җирлек әфганчылары турында укучы балалар тарафыннан язылган, кыйссалар ошады,“Әфганистан-безнең хәтер һәм кайгы”исемле китап күргәзмәсе белән бик яратып таныштылар. Дәрес укучылар өчен кызыклы һәм тәрбияви булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International