М. Җәлилнең туган көне

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

15 нче февраль көнне гимназиябездә герой – шагыйрь Муса Җәлилнең  тууына 116 ел тулуны билгеләп үттек. 8 нче сыйныф укучылары белән “Җәлил һәм җәлилчеләр”,  9 нчы сыйныф укучылары арасында “Үлемне җиңгән шагыйрь”, 3-4 нче сыйныф укучылары белән  “Мусалар -  үлемсез! Мусалар – мәңгелек!” темаларына төрле чаралар үткәрелде. Бистә күләмендә уздырылган шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә 1нче урынны 11 нче сыйныф укучысы Габидуллина Эльвира һәм 7 нче Б сыйныфы укучысы Зиннатуллина Зәлинә, 3нче  урынны   3нче В сыйныфы укучысы Биктимеров Ринальләр яуладылар. Укучыларыбызга алга таба да  уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International