Каташ Каран авылында яшәүче Гәрәева Мәбсүсә Миңнегали кызына бүген 95 яшь тулды. Оныкчыгы Наилә дә 6 яшен бәйрәм итә. Якыннарын хөрмәтләп, туганнары да килгәннәр. Юбиляр ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге, чәчәк бәйләме тапшырды. “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева, туганнары, ул-киленнәре дә Мәбсүсә апага күңел тынычлыгы, сәламәтлек һәм кадер-хөрмәт теләделәр. Бүгенгесе көндә ветеран улы Рөстәм, килене Илһамия тәрбиясендә, 4 бала, 8 онык, 17 оныкчыгынын игелеген тоеп, матур гомер кичерә.