Дистә еллар дәвамында бистәдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан " Сафка басарга әзер бул" исеме астында хәрби-патриотик уен-ярыш оештырыла. Быел бу ярышта 7 команда катнашты. Бик кискен көрәштә мәктәбебез 2 урынны яулады. Без "Иң яхшы командир" номинациясендә җиңүче булган Булат Баһмановны, ОЗК кию буенча Кораблев Данилны икеләтә җиңү белән котлыйбыз. Командага һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез.