2022 елның 18 нче февралендә Сарман җирле радио эфирында күренекле язучы, якташыбыз Рәфкать Кәраминең тууына 80 яшь тулу уңаеннан МБУ "Үзәкләштерелгән китапханә" библиографы Гөлнур Мадьярова тарафыннан "Чаба гомер аты " дип исемләнгән чыгыш ясалды. СССР Язучылар союзы әгъзасы, РФ һәм ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Исхакый исемендәге премия лауреаты Рәфкать Кәрамине без "Ашкыну", "Очар кошлар белән янәшә", "Каргышлы этаплар", "Сагышлы кояш" һәм башка дистәләгән повесть һәм романнары аша беләбез. Аның халык тормышын тирәнтен чагылдырып язылган әсәрләре күп меңләгән укучылар күңелендә үз урыннарын таптылар. Моңа гаҗәпләнәсе дә юктыр, рангазарлылар кебек тырыш халык арасында туып-үскән, язучы биеклегенә күтәрелгән Р.Кәрами гомере буе авылдашлары белән аралашып яши. Бүгенге тапшыруда да әдипнең тормыш юлы, иҗат эшчәнлеге турында сөйләнде, китапларына күзәтү үткәрелде, шигырьләре укылды.