«ЭКОТЕХ-ЛИДЕР 2022»

2022 елның 18 феврале, җомга

2022 елның 1 февралендә экологик технологияләр өлкәсендә «ЭКОТЕХ-ЛИДЕР 2022» милли премиясенең конкурс чаралары башланды. Премия экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә нәтиҗәле технологияләр эшләү, гамәлгә кертү һәм алга этәрү өлкәсендәге казанышлары өчен тапшырыла.

Премиянең конкурс чаралары Россия Табигать министрлыгы, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы, РФ Иҗтимагый палатасы ярдәме белән уза һәм стратегик сессияләр, түгәрәк өстәлләр, эксперт пресс-турлары, проектларның онлайн-презентацияләре белән бергә алып барыла. Конкурсның барышын һәм нәтиҗәләрен яктырту өчен федераль, региональ һәм тармак мәгълүмат партнерлары пулы, генераль мәгълүмати партнер – ТАСС агентлыгы булдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International