21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешкан.
Шул уңайдан Сарман үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре бүген МБББҮ «Сарман гимназиясе»нең Арсланова Гөлия Мөхэммэтлатыйп кызы җитәкчелегендәге 7«А» сыйныфында “Гасырларны кичкән телебез”исемле шигърият сәгате үткәрде.
Укучылар ана телләренә һәм башка телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү турында бик күп мәгълүмат алдылар.
Туган тел ул бер генә. Ул безгә ана сөте белән, туганда ук бирелә. Шуңа күрә һәр кеше үз телендә сөйләшергә, аны яратырга, ә башка телләрне өйрәнергә, хөрмәт итәргә тиеш.
Балалар һәм китапханәчеләр бик күп шагыйрьләребезнең туган тел турындагы шигырьләрен бик кызыксынып укыдылар, мәкальләр белән таныштылар.
Кешеләр белән аралашканда туган телебездә сөйләшергә, китаплар укырга,төрле чараларда катнашырга сүз биреп таралыштык.