Карашай-Саклау авыл җирлегендә әфганчылар очрашуы үтте

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

19 февральдә хәрби-интернационалист-әфганчыларны искә алу көненә багышланган патриотик тәрбия буенча 2 нче район-ара турнир булып узды. Төрле елларда Карашай-Саклау мәктәбендә белем алган ветераннар чараның хөрмәтле кунаклары булды. Өч команда катнашында Карашай-Саклау, Чураш авыллары, Минзәлә районының Кадрәк авылы егетләре көч сынашты. Алар матур уен күрсәттеләр. Афәрин егетләр! Турнирның иң өлкән уенчысы-Кадрәк авыл җирлегеннән 55 яшьлек Ибраһимов Зөфәр Рәфкать улы махсус приз белән бүләкләнде. Спортны яратучы барлык авылдашлары исеменнән авыл данын якларга килгән уенчыларга матур, чиста уен күрсәткәннәре өчен рәхмәт. Тренерыбыз Рәдис Рафис улы Нуртдиновка рәхмәт. Без барыбызга да ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International