Радио чыгыш “Җылы сүзе калды дөньяда”

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

      2022 елның 25 нче февралендә Сарман җирле радио эфирында якташ шагыйребез    Индус Хисмәтулла улы Мәрданшинның  тууына 85 ел тулу уңаеннан  МБУ "Үзәкләштерелгән китапханә" библиографы Гөлнур Мадьярова   Җылы сүзе калды дөньяда" дип исемләнгән чыгыш ясады.

   Адәм баласы дөньяга аваз салган көннән башлап соңгы көнгә кадәр тормыш дигән зур диңгездә йөзә. Кеше бәхетен урау юллар аша таба диләр. Ярдәмчел, ачык күңелле, күп кырлы талант иясе, тынгысыз җан, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Мәрданшинга да сикәлтәле тормыш юлларын үтәргә туры килә.  Ул 40 елга якын хәрбиләштерелгән  янгынчылар частендә хезмәт итә, 32 ел буе үзе оештырган “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкләгән шагыйрь, дистәдән артык – китап, 50 гә якын җыр авторы. Тапшыруда  әдипнең тормыш юлы, иҗат эшчәнлеге турында сөйләнде,   шигырьләре укылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International