"Мирас угы" проектын гамәлгә ашыру

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

«Мирас угы» проекты, аның өстендә эшләүнең беренче көненнән үк, безнең йөрәкләрдә башлаган эшебезнең игелеклегенә, кирәклегенә һәм мөһимлегенә ышаныч кабызды. Үзенчәлекле балалар өчен махсус проект булдырдык. Мөмкинлекләре чикле балалар - ул искиткеч иҗади сәләт ияләре, аларга бары тик үз сәләтләрен ачарга һәм үстерегә ярдәм итәргә генә кирәк. Балалар белән эшләү һәрвакытта да зур җаваплылык, нинди генә зур тәҗрибәгә ия булсаң да, һәрбер очрашуга әзерләнгәндә барыбер дулкынланасың. Әмма алар шундый ачык, дустанә һәм кызыксынучан, позитив, кайчагында хәтта без аларны түгел, ә киресенчә без алардан  гадәти вак-төякләргә сөенергә һәм бөтен  дөньяны яратырга өйрәнәбез кебек тоела. Мондый очрашулардан соң күңелдә әле бик озак җылы хис-кичерешләр, аларның елмаюлары, шатлык тулы күзләре саклана.

Балаларга уңайлы булсын өчен  проектны тормышка ашыру интерактив чаралар циклына бүленгән. Чаралар бер – берсен дәвам итә, аларның һәркайсында балалар Идел буе Болгары, Казан ханлыгы, туган як тарихыннан кызыклы фактлар белән таныша. Практик өлешкә аеруча зур игътибар бирелә, аның барышында алар яңа һөнәр үзләштерәләр, үзләрен яңа рольләрдә сыныйлар.

Мәсәлән, Сарман гимназиясенең коррекцион сыйныфта укучылары чүлмәк ясау осталары булып карадылар, һәрберсе үзенең кабатланмас эшләнмәсен ясады. Балчыктан гөрләп торган  хуҗалыклар ясап куйдылар.

«Чүлмәкче хикәясе» интерактив чарасы - һәр укучыга уңышка ирешү шатлыгы, үз сәләтен аңлау, көченә ышану мөмкинлеге. Балалар балчык белән эшләүнең төрле техникаларын үзләштереп кенә калмыйлар, тормышның теләсә кайсы өлкәсендә кирәкле сыйфатларны да алалар: аралашу, командада эшләү, эшне ахырына кадәр җиткерү, уңышка сөенү һәм үз мөмкинлекләреңне дөрес бәяләү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International