Балчыктан әвәләү балаларның сәләтен үстерү, шулай ук физик һәм психик авыруларны сәламәтләндерүнең яхшы ысулы.
Күпчелек кешеләр өчен балчык уңай ассоциация тудыра һәм юкка гына түгел. Ул эш материалларының иң беренчеләреннән. Аннан йортлар өчен кирпеч сукканнар, өй кирәк-яраклары ясаганнар, хәтта медицинада да кулланганнар. Дөньяда беренче «дәфтәр» дә балчыктан ясалган пластинка булган бит.
Балчык белән эшләү вакытында баланың куллары моторикасы, бармакларының көче һәм хәрәкәтчәнлеге үсә. Балалар ике кулның да хәрәкәтләрен координацияләргә өйрәнәләр. Үз эшләнмәләрен ясаганда сабый берьюлы ике кулны да куллана, бу вакытта барлык бармаклар һәм уч төпләренең эчке өслеге җәлеп ителә.
Танылган рус педагогы В.А. Сухомлинский болай дип яза: «Баланың сәләте һәм мөмкинлек чыганаклары – бармак очларында. Бармаклардан, иҗади фикер чыганагын туендыручы нечкә җепләр-инешләр бара. Башка сүзләр белән әйткәндә, балалар кулындагы осталык күбрәк булган саен, бала да шул кадәр акыллы».
Нәкъ менә шуңа күрә, без «Мирас угы» проектына «Чүлмәкче әкияте» дигән интерактив чара керттек. Сез хәтта күз алдына да китерә алмыйсыз, бу гади генә булып тоелган әйберләр күпме уңай эмоцияләр, шатлык, елмаю китерә.
Мөслим муниципаль районы Түбән Табын авылындагы интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр дә балчыктан әвәләп ясауны яраттылар. Алар эшли башлар алдыннан балчыкны аеруча тырышлык белән, йомшак итеп әзерләделәр. Эш башлангач, аларны туктатырга мөмкин түгел иде инде! Нинди генә җәнлекләр ясалмады: йорт ишегалдындагы эт тә, ишек төбендә сөт көтеп утыручы иркә песи дә, кайберләренең куәтле һәм көчле аю җитәкчелегендә бөтен бер урман җәнлекләре берләшмәсе барлыкка килде.
Балчык белән эшләгәндә бала күңелендә туган хисләр аның акыл үсешенә зур йогынты ясый. Барыннан да элек, ул күзәтергә өйрәнә, чөнки, предметны ясаганчы, аның белән яхшы танышырга, аның зурлыгын, формасын, конструкциясен истә калдырырга кирәк. Бала күз алдына китереп, яисә исендә калганнанрны хәтерләп эшли, фантазиясен эшкә җигә.
Мөслим муниципаль районы Түбән Табын авылындагы интернат-мәктәптә тәрбияләнүче балалар белән очрашу "Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте" – Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Сарман район оешмасы белән уртак проектны тормышка ашыру кысаларында узды