Җәлилдә район авыл җирлекләре Спартакиадасы кысаларында шахмат ярышлары узды. Барлыгы 7 авыл җирлегеннән 7 команда катнашты. Команда составында: 1 хатын-кыз, 1 ир-ат. Ярыш нәтиҗәләре буенча: 1 нче урынны Иске Кәшер авыл җирлеге командасы, 2 нче урынны Мортыштамак авыл җирлеге, 3 нче урынны Илексаз авыл җирлеге яулады. Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны котлыйбыз.