Бөтенроссия мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

26 март көнне Сарман мәдәният йортында Бөтенроссия мәдәният хезмәткәрләре көненә, районда тормышны матуррак, кызыклырак, рухи яктан баета торган, якты, иҗади кешеләрнең һөнәри бәйрәменә багышланган тантаналы чара узды.

Тантаналы шартларда мәдәният хезмәткәрләренә «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, «Татар киносы» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе Дипломы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм гореф-гадәтләрне саклау ресурс үзәге, Сарман муниципаль районы башлыгы, мәдәният бүлеге, яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге сертификатлары, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды.

2021 елның иң яхшы мәдәният учреждениеләре булып Кәүҗияк авыл китапханәсе һәм Иске Имән авыл мәдәният йорты (100 000 сумлык сертификат) танылды, ә иң яхшы хезмәткәр исеменә Иске Кәшер авыл мәдәният йорты халык театры режиссеры Мингазова Илфира Заһит кызы (50000 сумлык сертификат) лаек булды.

Бәйрәм программасы Сарман сәнгать мәктәбе хореография коллективларының бию номерларыннан һәм үзешчән сәнгать артистларының иң матур номерларыннан тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International