Яз җитү белән алда торган язгы кыр эшләре турында уйланырга вакыт җитә. Бу эшләрне тракторлардан, авыл хуҗалыгы үзйөрешле машиналардан һәм трактор прицепларыннан башка башкарып чыгу мөмкин түгел. Орлыкларны вакытында һәм сыйфатлы чәчү өчен төзек техника кирәк, аның критерийлары техник карау бәяли. Мондый техник карау 25-29 мартка кадәр Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының «Сарман» агрофирмасында узды. Тракторлар гына түгел, трактор арбалары да әзерлек сызыгына куелды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге тарафыннан куркынычсыз эксплуатациягә, тышкы ут приборларын, тормоз системаларын куллануга аерым игътибар бирелде. Агрофирманың һәр бүлекчәсендә авыл хуҗалыгы техникасын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча механизаторлар белән әңгәмәләр үткәрелде һәм нәтиҗәләр ясалды.
Нигездә, тәкъдим ителгән барлык техника техник карауга яхшы әзерләнгән. Тракторлар, үзйөрешле машиналар һәм трактор прицеплары тиздән техник карау узу турында таныклыклар алачаклар.