Бүгенге көндә музейда күпкырлы, төрледән-төрле интерактив чаралар, социаль мөһим проектлар тормышка ашырыла. Шуларның берсе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантлары конкурсында җиңүче “Мирас угы” проекты. Проект мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус яраклаштырылган һәм бер ничә циклга бүленгән.
Сарман гимназиясенең коррекцион сыйныфларында белем алучы укучылар археологиягә багышланган “Путешествие в прошлое”, чүлмәкчелек һөнәренең серләрен өйрәтүче “Сказ гончара” дип исемләнгән интерактив чараларда катнашканнар иде инде. Чираттагы очрашуыбызны борынгыдан килгән, бүгенге көндә дә бик актуаль һөнәрләрнең берсе – тукучылыкка багышладык.
Чара барышында алар тукылган әйберләрнең гамәли кыйммәтен, кул эшләре материаллары, җепләрнең сыйфаты һәм төсе буенча кул эшләре материалларының төрлелеге хакында белделәр; кулдан туку техникасының төп төшенчәләре һәм тарихы белән таныштылар. Практик өлештә музей хезмәткәрләре белән бергә йон язып, җеп җегерләп, киләпне йомгакка урап, һәр укучы кул станнарында кечкенә генә паласлар тукып карадылар; туку станында эшләп, тукучылык серләренә төшенделәр. "Кул эшләрендә – күңел нуры" күргәзмәсендәге кулдан тукылган сөлгеләр, паласлар, алъяпмалар үткәннәргә күз салу, халык осталарының буыннан-буынга күчеп килгән зирәклеген, талантын күрү һәм тою мөмкинлеге бирде.