Бүген Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Хөснимәрданова Розалия Раиф кызы Сарман урта мәктәбе 9 А сыйныфы укучылары белән «Интернетта куркынычсызлык» темасына «Cаннар дәресе» үткәрде. Интернетта куркынычсызлык дәресенең төп максаты-укучыларга челтәрдә нинди куркыныч янаулар белән очрашырга, аларның нәтиҗәләре нинди булырга мөмкин икәнлеген аңлату, шулай ук интернетта куркынычсыз тәртип күнекмәләренә өйрәтү.