Җәлил бистәсенең 6 нчы "Теремкәй" балалар бакчасында сәламәтлек көне

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

7 апрель көнне Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бүген Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында бу көнгә багышланган чаралар узды.
Иртә балалар бакчасында балалар, педагоглар һәм ата-аналар катнашкан күңелле җырлар астында ритмик зарядкадан башланды. Көн дәвамында тәрбиячеләр төркемнәрдә әңгәмәләр һәм шөгыльләр үткәрделәр. Ә педагоглар арасында күңелле стартлар оештырылды. 
Барысының кәефе күтәренке иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International