Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының зурлар төркемендә "Һәр сыерчыкка - өй" темасына экологик дәрес үтте. Максат: балаларны күчмә кошларның күптөрлелеге белән таныштыру. Табигатьтә һәм кеше тормышында кошларның гаять зур әһәмиятен күрсәтү, кошларга мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү.