Сарман мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Таңсылу" балалар халык театры тарафыннан "Керпе малае дуслар эзли"спектакле күрсәтелде

2022 елның 15 апреле, җомга

Сарман мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Таңсылу” балалар халык театры (режиссеры: Гиздетдинова Айгөл Ринатовна) 12 апрельдә Илексаз, 13 апрельдә Мортыш-Тамак һәм 14 апрельдә Яңа Әхмәт авылларында Рафис Корбанның “Керпе малае дуслар эзли”әсәрен сәхнәләштерделәр.

         Спектакльнең төп максаты балаларда эмоциональ күтәренке кәеф, шатлык хисе тудыру, әкият дөньясына мәхәббәт, кызыксыну, игелеклелек, тирә-юньгә карата мәхәббәт тәрбияләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International