12 нче апрельдә районда кер эшләре уңышлы гына башланып китте.
Беренче булып күпьеллык үлән җирләре минераль ашламалар белән тукландырылалар. Нөркәй, Сарман агрофирмалары бу бик тә мөhим аграр чараны “Барс” сиптергечләре белән башкаралар.
Ә Җәлил агрофирмасы бу эшне көзге бодай басуында башлады. Бүгенге көндә 2500 гектарда күпьеллык үләннәр һәм 620 гектар уҗым культуралары тукландырылды.
Быел Сарман районында чәчү мәйданнары 78,4 мең гектар тәшкил итә.
Шулардан бөртекле hәм кузаклы культуралар 49,7 мең гектар,
техник культуралар 18,6 мең гектар;
терлек азыгы 10,0 мең гектар;
яшелчә мәйданы 13 гектар тәшкил итәчәк.