Зональный "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының зона этабы

2022 елның 16 апреле, шимбә

 

15 нче апрель көнне Җәлил мәдәният йортында ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының зона туры узды. Конкурста якын-тирә районнардан 6 команда катнашты. Командалар "Безнең күңелле дус сыйныф" визит карточкасы, "Тату сыйныф серләре" күргәзмәсе һәм иҗади номер тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, балалар һәм аларның әти-әниләре балаларны театрларга, музейларга, китапханәләргә җәлеп итүгә юнәлдерелгән "Халык сәнгате" проектын якладылар. Киеренке көрәштә "Җәлил гимназиясе"нең 7нче Б сыйныф командасы, сыйныф җитәкчесе Гәрәева Венера Азат кызы җитәкчелегендә, иң күп балл җыйды һәм "Тату сыйныф серләре" конкурсының зона этабында җиңүче титулын яулады. Команда Сарман районы данын яклап республика этабында чыгыш ясаячак. Ихлас котлауларыбызны кабул итегез! Уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International