2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә. 2022 елның 17 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., д. 61) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге, «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге» ДУ, «Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы» ФКУ, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү булачак.