Халыкара “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында Ләшәү Тамак авылы мәктәп яны тәҗрибә участогында авыл халкы, укучылар, укытучылар, бюджет эшчеләре катнашында алмагачлар утыртылды.Шулай ук Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгыннан, район мәгариф бүлегеннән, “Бердәм Россия” партиясенең Сарман бүлекчәсеннән вәкилләр катнашты.