"Ветеранга - котлау" акциясе

2022 елның 13 мае, җомга

9 май алдыннан мәктәбебез бөтенрәсәй "Ветеранга - котлау" акциясенә кушылган иде. Укучылар үз куллары белән открыткалар ясадылар, аларга чын күңелләреннән җылы котлау сүзләрен яздылар, тыныч тормыш бүләк иткән өчен, батырлык һәм фидакарьлекләре өчен өлкән буыннарга чиксез рәхмәтләрен белдерделәр. Матур котлауларны Яшь армия хәрәкәте активистлары бистәдәге митинг вакытында тыл һәм сугыш ветераннарына тапшырдылар. Бәйрәм үткәннән соң котлауга каршы җавап хаты да алдык. 3 нче в сыйныфы укучысы Кәримов Илназның котлавын кабул иткән бистәнең ак әбисе, укытучылар укытучысы, мөхтәрәм ветеран Гәүһәр апа  Сөләйманова юллаган аны. Хат Илназга язылса да, аны бөтен дөнья баласы, баласы гына түгел, өлкәннәр дә ишетсен иде. Гәүһәр апа булганыбызны кадерләргә чакыра, тормышны яратырга өйрәтә, әбиләрчә киңәшләрен бирә, тынычлыкның, килешеп яшәүнең бәһасен ачып бирә. Бүгенгенең нинди кыйммәт бәя, кеше гомере, авырлыклар белән яуланганын үз җилкәләрендә татыган бу буынны тыңлап калырга өлгерергә иде безгә!
Бистәнең волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Әлфия Мансур кызы Әсәдуллина, Гәүһәр апаның хатын һәм татлы күчтәнәчен тапшырып, укучыларны актив булырга, изгелек кылып яшәргә чакырды.
Ә без барыбыз исеменнән Гәүһәр апага Тормыш дәресе өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Исән-сау булырга язсын үзенә, дөньяга мәрхәмәтлек орлыклары сибеп, янәшәбездә күп еллар булсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International