Район укытучыларына ноутбуклар тапшыру

2022 елның 13 мае, җомга

Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында укытучыларны ноутбуклар белән тәэмин итү программасы гамәлгә ашырыла, ул республика Президенты инициативасы белән һәм "Ак Барс"банкы тарафыннан финансланган.

Бүген район Башкарма комитетының мәгариф бүлегенең утырышлар залында район укытучыларына ноутбук тапшыру тантанасы булды. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.

Район укытучылары «ICL-КПО ВС» Казан предприятиесе җитештергән 231 ноутбук алдылар. Бу мәгариф системасына җитди ярдәм, һәм мондый ярдәм алга таба да Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International