Җәлил гимназиясе командасы "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының финалында икенче урынны яулады

2022 елның 15 мае, якшәмбе

"Тату сыйныф серләре"республика конкурсы финалында икенче урынны яулаган, 7нче Б сыйныфы укучыларын, аларның ата-аналарын һәм сыйныф җитәкчесе Гәрәева Венера Азатовнаны чын күңелдән  җиңүләре белән котлыйбыз. Конкурс 14 нче майда Лаешта узды. «Тату сыйныф серләре» республика ата-аналар комитеты конкурсы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан инде бишенче ел рәттән үткәрелә һәм иң яхшы педагогик тәҗрибәләрне, гаилә һәм мәктәпнең үзара хезмәттәшлеге тәҗрибәсен ачыклауга юнәлдерелгән. Конкурсның бүгенге программасы өч сынауны үз эченә алды.  Бу - «Безнең күңелле дус сыйныф” визит карточкасы, иҗади проектны яклау һәм «Цифрлаштыру елында ата-аналар һәм балалар" иҗади номеры. Жюри составында Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, республика ата-аналар советы рәисе Наталья Фролова, Галләмов исемендәге махсус мәктәп директоры Дмитрий Кладов, «Росток» психологик-педагогик ярдәм республика үзәге директоры Роман Васильев, өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Айгөл Кашапова. Татарстанның иң көчле 27 командасы арасында безнең   гимназия командасы мактаулы икенче урынны алды һәм Санкт-Петербургка юллама белән бүләкләнде. Афәрин! Без сезгә ышанабыз! Сезгә яңадан –яңа уңышлар!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International