"Туган телнең тугры кошлары" исемле әдәби-музыкаль кичә.

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Сарман үзәк балалар китапханәсендә "Туган телнең тугры кошлары" дип исемләнгән әдәби-музыкаль  кичә үтте. Шул уңайдан китапханәгә Сарман урта мәктәбенең Гараева Гөлнара Дахир кызы җитәкчелегендәге 3”Б” сыйныфы һәм “Кояшкай” балалар бакчасыннан уртанчылар төркеме балалары килде. Алар өчен бик матур чара әзерләнгән иде. Китапханәчеләр балаларны  районыбызның җиде горурлыгы - Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары-якташларыбыз: Илһам Шакиров, Аяз Гыйләҗев, Марсель Зарипов, Гөлшат Зәйнашева, Роберт Андреев, Клара Булатова, Мәдинә Маликовалар иҗатыннан әзерләнгән күргәзмә белән таныштырдылар, “Әбиемнең сандыгы”на күзәтү үткәрделәр.

          Сарман  районы  татар милләте, татар теле, мәдәнияте өчен янып – көеп йөрүче ул-кызлары белән хаклы рәвештә горурлана ала.  Сарманда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары - якташларыбызга багышланган стела да куелды.

          Тукай темасы кичә буена яктыртылып килде. Мәктәп балалары үзләре сәхнәлештергән “Шүрәле” әкиятен күрсәттеләр, кечкенә балалар үзләре ятлаган шигырьләрен сөйләделәр, мультфильм карадылар, викторинада белемнәрен сынадылар, якташларыбыз җырлавына кушылып җырладылар. Катнашучылар кичәдән канәгать булып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International