Сарманда Халыкара гаилә көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 17 мае, сишәмбе

2022 елның 16 маенда Сарман район хатын кызлар Советы, Әтиләр Союзы, “Ак калфак” җирле бүлеге тарафыннан,  Изге Болгар җирендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел, Россиядә мәдәни мирас елы икәнен исәпкә алып Гаилә көне уңаеннан “ Тату гаилә- ил терәге” дип исемләнгән әһәмиятле чара үткәрелде.

Әлеге чарада ата-бабадан килгән  гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләребезне саклап, динебез кушканча яшәп, балаларыбызга күрсәтеп аңлатып калдыру ин мөһим юнәлеш иде. Морат Рәмзи исемендәге Иске Әлмәт авылы мәктәбе укучылары чыгышы, тамашачыны тагын бер кат яшәү кыйммәтенең асылын аңларга ярдәм итте. Илнур хәзрәт үзенең чыгышында, гаиләдә бала тугач мәгънәле исем кушу, хәерле никах булсын өчен яшьләр үзләренә яр сайлаганда әти-әни киңәшен тотып иманлы бәндә белән гомер кичерүне бик үтемле итеп вәгазьләде. Үзәк китапханә хезмәткәрләре, гаиләгә килен төшү күренешен  бөтен нечкәлекләренә туры китереп күрсәтеп аңлатып бирә алдылар. “Бүләк багу”, “Су юлы күрсәтү” “Канат сыдыру, бәйләү” кебек фольклор күренешләр,  гаиләдә кул эшләре белән шөгыльләнеп  яшәвебезне, милли гореф –гадәтләребезнен югалмавына бер ишарә булды. Районыбызда сәнгатькә гашыйк Мостафиннар гаиләсе үзләренең матур җырлары белән чыгыш ясадылар. Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе “Жасмин”, “Умырзая” бию коллективлары  балаларыннан башка бер генә бәйрәм үтми. Тукай районы” Ак калфак” татар хатын кызлары җирле бүлеге җитәкчелеге,  бәйрәмдә кунак булып килеп безгә кашыкчылар ансамбле чыгышын тәкъдим итеп,  тамашачы күңеленә бик тә хуш килделәр. Җәлил гимназия коллективында тәрбия мәсьәләсе бик югары дәрәҗәдә куелган. Аларның чыгышы бик мавыктыргыч һәм күңелләргә үтәрлек булды.Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова кичәдә катнашучыларны һәм тамашачыларны тәбрикләде, катнашучыларга һәм театр айлыгы җинүчелэренә акчалата бүләк - сертификатлар тапшырды.

Гаилә көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чарасы -киләчәктә балаларыбыз, яшьләребезгә туры юл сайларга, хәерле иманлы тормыш алып барырга  этәргеч булсын дигән теләктә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International