Саннар дәресе

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

17нче май Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова Зур Нөркәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык» дигән темага «Саннар дәресе» үткәрде.

Дәреснең төп максаты укучыларга виртуаль һәм реаль дөнья арасындагы чикләр бармы, юкмы икәнне анлату. Виртуаль чынбарлык ярдәмендә реалистик сурәтләр, тавышлар һәм башка хис-кичерешләр булдырырга мөмкин, алар безне турыдан-туры гамәлдә булмаган дөнья үзәгенә күчерә ала. Ә виртуаль дөньяга виртуальлек элементлары алып килә торган өстәмә чынбарлык исә ике технологиянең дә бүгенге һәм киләчәкнең зур өлешен тәшкил итүенә ышанычны көчәйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International