Бүген районга эш визиты белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов килде. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.
Визит барышында ул Сарман аграр көллиятендә ремонт эшләре белән танышты, уку сыйныфларын, торак бүлмәләрен карады.