Район Башлыгы Фәрит Хөснуллиннның Татарстан матбугаты көне белән котлавы

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре, журналистлар, мөхтәрәм ветераннар, хәбәрчеләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан матбугаты көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Газета һәм башка массакүләм мәгълүмат чаралары – хакимият белән халык арасындагы күпер ул. Дәүләтебез алып барган сәясәтне халыкка җиткерүдә, аны ил-көн, район хәбәрләре белән таныштырып баруда сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез. Сез, вакыт белән исәпләшмичә, алгы сафта барасыз, һәр яңалыкны халыкка үз вакытында җиткерүдә фидакарьлек үрнәкләре күрсәтәсез. Халыкны мәгълүматлы итүгә, рухи яктан баетуга зур өлеш кертәсез, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итәсез. Бүгенге интернет үсеш алган чорда да район һәм халык өчен кирәкле басма булып кала аласыз. Бу, әлбәттә, Сездән зур көч һәм тырышлык, киңкырлы белем һәм тормыш тәҗрибәсе, даими эзләнү һәм тынгысызлык, заман белән бергә атлау һәм яңа техник мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалана белү осталыгын таләп итә. Елдан-ел камилләшә баруыгыз, һәр яңалык артыннан өлгерүегез газетаның йөзендә, эчтәлегендә дә чагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International