В.И. Ленин исемендәге Пионерлар оешмасының бер гасырлык юбилее

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Пионерия көне - пионерлар хәрәкәте хөрмәтенә оештырылган бәйрәм. Комсомолның чираттагы съездында пионер оешмаларын формалаштыру турында карар кабул ителде. Пионерлар тормышы һәрвакыт кызыклы, бай эчтәлекле, социаль әһәмияткә ия: тәртипсезлеккә каршы көрәштә катнашу, белемсезлекне бетерү, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга, укуда артта калган иптәшләргә шефлык ярдәме күрсәтү. 90 нчы еллар башында Бөтенсоюз пионерлар оешмасы рәсми рәвештә эшчәнлеген туктатты.

Хөрмәтле пионерлар хәрәкәте ветераннары, бәйрәм-Пионерия көне белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

Муниципаль архивта В.И. Ленин исемендәге пионерлар оешмасының Сарман районында 50 еллыгын бәйрәм итүнең бик кызыклы фоторәсемнәре саклана. Барыгызны да күргәзмәгә чакырам!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International