Билгеле булганча, 2022 ел Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү елы буларак тарихка кереп калачак. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның 2021 елның 28нче апреле боерыгы, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2021 елның 4 июне Указы нигезендә бу истәлекле дата дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелә һәм гаять зур мәдәни, тарихи әһәмияткә ия.
1100 ел элек, 922 елда, Идел буе Болгар дәүләтенең җиденче хакиме Алмыш хан, яһүд динен тотучы хәзәр хәкимдәрләренә каршы хәрби ярдәм эзләп, Багдад хәлифенә мөрәҗәгать итә. Ислам дөньясы белән багланышларның башланып китүенә юл салып, Идел буе Болгары башкаласы Болгар шәһәренә Багдадтан илчеләр килә. Алмыш хан 922 елның 21 маенда, бөтен болгар халкы корылтаен җыеп, шул ук Багдад илчеләре алдында ислам динен дәүләт дине итеп кабул итүне рәсми төстә игълан итә.
Шулай итеп киләчәктә татар халкының гына түгел, Рәсәй дәүләте тарихына да кагылышы булган әһәмиятле адым ясала. Шушы вакыйга киләчәктә Көнбатыш һәм Көнчыгыш традицияләрен берләштергән уникаль Рәсәй цивилизациясенең барлыкка килүенең алшарты булып тора дияргә була.
Бу тарихи вакыйганы бәйрәм итү күпсанлы зуркүләмле чараларны үз эченә ала. Шуларның берсе – “Изге Болгар җыены” – бүген республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов, мөселман илләре делегацияләре, федераль министрлыклар, ведомстволар вәкилләре, чит ил һәм Рәсәй дин әһелләре, татар диаспоралары катнашында Татарстан Республикасының Спас районы Болгар шәһәрендә үтә.
Чарада шулай ук район Башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегедә Сарман районы делегациясе дә катнаша.