"Мирас угы" проектын гамәлгә ашыру

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Районыбыз мәктәпләрендә кичә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узды. Уңышлы тәмамланган уку елын билгеләп, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы укучылары, Идел буе Болгар дәүләте шәһәрләре  буенча “сәяхәт” иттеләр. Болгар шәхәренең “Ага базар”ында кыйммәтле җәнлек тиреләре сатып, сәүдә белән шөгыльләнделәр, Елантауга менеп “Зилант” белән очраштылар, Алабуганың риваятьләре белән таныштылар, Шайтан каласы дан тоткан тимерчелек  эшенең коралларын үз күзләре белән күреп, хәтта күрекне  өрдереп тә карадылар. Зөя утрау - шәһәренә көймәләргә утырып барырга туры килде, чөнки ни бары 24 көн эчендә төзелгән әлеге шәһәр һәр яклап су белән әйләндереп алынган. Чүлмәк ясаучылар эше беренче карашка гына җиңел һәм кызык икәненә дә нәкъ менә шушы утрауда төшенделәр. Тапкырлык һәм зирәклектә көч сынаштылар, мавыктыргыч, кызыклы уеннар уйнадылар.

Чараны йомгаклап, укучыларга, халкыбызның милли, тарихи ядкарьләрен тагын да тирәнрәк  өйрәнсеннәр дигән теләкләр белән, “Татар дөньясы” китабын тапшырдык.

Әлеге интерактив чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантлары конкурсында җиңүче “Мирас угы” проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International