Сарманда чик буе гаскәрләре көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 28 мае, шимбә

28 майда Чик сакчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу көнне Үзәк ял паркында районның чик буе гаскәрләре ветераннары, аларның гаиләләре җыелды.

Җыелучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, хәрби комиссар Дашгын Гаджиев, чик буе гаскәрләре ветераннары котлады.

Актив гражданлык позициясе, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә керткән өлеше өчен ветераннарга-чик сакчылары район Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International