Дүртенче чакырылыш Сарман муниципаль районы Советының XII утырышы

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Бүген район Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш Сарман муниципаль районы Советының XII утырышы булды. Утырышны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Утырышның көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелгән иде. Беренче мәсьәлә буенча: "контроль-хисап палатасының 2021 елдагы эшчәнлеге турында хисабы"-районның контроль-хисап палатасы рәисе Флюзә Хаҗиева, икенче мәсьәлә буенча: "2018-2022 елларга Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы территориясендә Уңайлы шәһәр мохите булдыру "муниципаль программасын тормышка ашыруның барышы турында" муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Гайфетдинов, өченче мәсьәлә буенча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Гайфетдинов чыгыш ясады.: "Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең эшчәнлеге һәм комиссия составын 2011 елның 20 маендагы 26-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы (24.03.2002 ел, № 13-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы редакциясендә) белән тәңгәлләштерү турында" муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International