Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин Даулы Болын мәйданында киңәшмә үткәрде.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә-мәйданны "Сабантуй"татар милли бәйрәмен үткәрүгә әзерләү иде. Мәйдан территориясендә урнашкан объектларны карап чыктылар. Территорияне төзекләндерү һәм тәртипкә китерү буенча эшләр исемлеге яңгыратылды һәм җаваплы җитәкчеләргә җиткерелде.