"Мирас угы" проектын гамәлгә ашыру

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Татар халкының чиксез бай мәдәни һәм тарихи мирасы бар. Аны үсеп килүче буынга тапшыру - безнең бурычыбыз. Музейда үтә торган “Мирас  угы” проекты татар халкының кыйммәтләре, туган як тарихы белән танышу һәм өйрәнүгә багышланган. Бүген безгә Петровказавод урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары килде.  Тарихны уеннар, риваятьләр, әкиятләр аша  өйрәнү бик кызыклы. Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы  буенча “сәяхәт иткәндә” укучылар бик күп тарихи фактлар, риваятьләр белән таныштылар, үзләре өчен яңа төрле һөнәрләр ачтылар. Кызлар “кыйммәтле” ташлардан, энҗе – мәрҗәннәрдән муенсалар ясап, зәркәнче булдылар. Малайлар исә тимерче һөнәрен үзләштерделәр, эш һәм сугыш кораллары белән таныштылар. Ә менә чүлмәкчелек малайларны да, кызларны да кызыктырды. Сәяхәт ахырында укучылар махсус ясалган пазллардан, кунакта булган шәһәрләр буенча карта җыйдылар. Әлеге проектның максаты - балаларда кечкенәдән үк туган  якка, туган телеңә мәхәббәт, үз илең, халкыңның батырлыгы, каһарманлыгына горурлык  хисләре тәрбияләү.

Чараны йомгаклап укучыларга, белемнәрен тагы да баету максатыннан,  “Татар дөньясы” китабын тапшырдык.

Әлеге интерактив чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантлары конкурсы җиңүче “Мирас угы” проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International