Зират-һәлак булган туганнарга, дусларга, танышларга хөрмәт күрсәтү урыны. Ә җәмгыятьнең мәдәнияте турында мәрхүмнәрне күмү урыннарының торышы күп нәрсә сөйли. Шулай итеп, быел яз башыннан Зур Нөркәй авылы халкы (Болын ур.) 3 тапкыр зиратта өмә үткәрделәр. Анда авылда яшәүчеләр генә түгел, ә ата-бабалары бу зиратта җирләнгән чит җирләрдә яшәгән кешеләр дә катнашты. Өмәләрдә катнашучылар махсус техника кулланып зират территориясен чистарту буенча зур эш башкардылар. Әлеге чараларда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт.