"Кызыл калфак" бакчасында "Чыгарылыш кичәсе 2022" үтте

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

26 май көнне безнең балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе булып узды. Аңа әзерлек бик дулкынландыргыч һәм җаваплы иде. Бәйрәмдә җырлар да, биюләр дә, уеннар да, бүләкләр дә бар иде. Балаларның тематик костюмнары бәйрәмне бизәде. Балалар бакчасы, тәрбиячеләр, ата-аналар турында матур җырлар барлык катнашучыларны да дулкынландырды. Беренче аккордтан дәртле биюләр тамашачылар алкышлары белән үрелеп барды.Танылмаган, уйланмаган, гаҗәеп ачышлар дөньясына мавыктыргыч сәяхәтләр белән тулы көннәр артта калды. Алда олы мәктәп тормышы дөньясына юл катлаулы. Ел саен безнең балалар бакчасы мәктәпкә гади балаларны гына түгел, ә иң талантлы һәм искиткеч йолдызларны чыгара. Төркемдә һәр бала-кечкенә йолдызчык. Һәр талантлы һәм кабатланмас. Без аларны бергә яшәгән еллар эчендә яраттык, бүген дә горурланып, өмет белән мәктәпкә җибәрәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International