Сабантуй-халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе, хезмәт, шатлык һәм бәхет бәйрәме. Анда халыкның матур гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре бер-берсенә үрелеп бара. 12 июнь көнне Зур Нөркәй авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме үтте. Безнең авылдан гына түгел, ә якын-тирә авыллардан да бирегә авыл җирлегеннән туып-үскән кешеләр, шулай ук төрле шәһәрләрдән кунаклар килде. Сабантуй - ул милли үзенчәлекле бәйрәм генә түгел, ә яхшы дуслар, сыйныфташлар, туганнар очрашуы да. Авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Гайсин Р.М. котлады. Иң мавыктыргыч чара, әлбәттә, милли көрәш, ул күпләрне мәйдан үзәгендә берләштерде. Тамашачылар һәм җанатарлар келәмне төрле яктан чолгап алды. Узган бәйрәм барлык катнашучыларга һәм кунакларга онытылмаслык тәэсирләр калдырды, күңел күтәренкелеге, энергия һәм игелекле эшләргә уңай кәеф бүләк итте.