2022 нче елның 1 нче июнендә Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе базасында оештырылган җәйге сәламәтләндерү лагере күңелле балалар тавышлары белән тулды. Кызыклы лагерь тормышы башланды. Лагерьда уздырылган һәр көн онытылмас хис-кичерешләр белән тулы. Эш планы буенча, иҗади тәрбиячеләр күп кенә проектларны, конкурсларны, концерт чараларын, походларны һәм экскурсияләрне тормышка ашырдылар, лагерьдагы көннәрне бизәргә һәм тәрбияләнүчеләрнең ялын истә калырлык итәргә тырыштылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, балаларның ял вакытында куркынычсызлык мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелде. Сәламәт яшәү рәвешен һәм тәртип бозуларны профилактикалау максатыннан, лагерьда көн саен сәламәтлек минутлары һәм мәгълүмати минутлар үткәрелде. Алар үз эченә түбәндәгеләрне алды: юл йөрү кагыйдәләре турында фильмнар һәм роликлар; урамда, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту, урамда йөрү кагыйдәләре; сәламәт яшәү рәвеше; туклану культурасы; дуслык һәм үзара ярдәмләшү.
Смена тәмамланды, ә каникуллар дәвам итә. Әмма лагерь турындагы хатирәләр балалар күңелендә мәңгегә сакланыр. Бу ялны һәркем үзенчә истә калдырачак. Һәркем өчен ул үзенчәлекле булды.