21 июнь- Хәтер көне

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

        1941 елның 21 июне.  “Сугышка кадәр”,- дигән сызыкны шушы көн генә аерып тора. 21 июньдә төрле хыяллар, зур планнар белән яшәгән Советлар илендә әле тормыш гөрли. 22 июнь, таң атканда, иртәнге сәгать 4 тә тыныч тормышның челпәрәмә килүен беркем дә көтми. Шуңа күрә дә  бар халыкны тетрәтә дә инде ул. Шушы көннән башлана инде 4 елга якын сузылган кара көннәр. Сигез дистәдән артык  гомер үтеп китсә дә, арабызда бу көннәрне хәтерләүчеләр бар. Ә күбебез аны әби бабайлардан, әти-әниләрдән ишетеп  беләбез. Ул көннең илебез тормышына китергән бәла казаларының зурлыгын күрмәсәк тә, күз алдына китерәбез. Чөнки бу  сугышта кадерлеләрен югалтмаган бер генә гаилә дә юк.

         2022 елның 21 июнендә  Җәлил бистәсендә,  сугыштан кайтмый калганнар истәлегенә торгызылган мемориаль һәйкәле янында, бүгенге тормышка битараф булмаганнар   җыелып,  хәтер яңарттык. Яудан кайта алмаганнар рухына багышлап һәркем үзенең уйларын, догаларын әйткәндер. Үзәкләргә үтәрлек салкын җил безнең хисләребезне тагын да көчәйтте генә. Шәмнәр кабызып, хәтер яңарттык.  Арабызда өлкәннәр дә, балалар да, поселок җитәкчеләре дә бар иде. Поселок башлыгы Каримов Рафик Әзһәм улы кыска гына итеп, йөрәкләргә үтәрлек  сүзләрен дә әйтте.

           22 июнь көнендә митингка җыелдык. Тагын сугыш башланган көнгә кайтып килгәндәй булдык. Ялкынлы чыгышлардан соң бер минутлык тыңлык белән кайтмый калганнарны искә алдык. 

 

  Ветераннар Советы  председателе   Әнисә Минһаҗева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International