1941 елның 22 июне - иң кайгылы көннәрнең берсе. Бу Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне без Ватаныбызны дошманнан саклап, үз бурычыбызны үтәгәндә һәлак булган барлык кешеләргә дә кайгы уртаклашабыз.
Җәлил бистәсенең 3 нче санлы «Аленушка» балалар бакчасы коллективы һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды һәм хәтер шәмнәре кабызды. Без һәрвакыт бу кайгылы һәм куркыныч вакыйгаларны истә тотачакбыз. Геройларыбыз турында истәлекне саклап калу һәм ныгыту безнең бурычыбыз!